Байлар Сабасында Бөтенроссия конкурсының зона этабы булып узды, анда безнең Питрәч укытучылары да үзләренең һөнәри осталыкларын күрсәтә алдылар.
«Ел укытучысы» номинациясе өчен Кощак мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Елена Полякова һәм Питрәч икенче мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Лина Хәмидуллина көрәште. «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» номинациясендә безнең районны Надеждино мәктәбеннән Резидә Нургалиева тәкъдим итте. "Педагогик дебют» номинациясендә Иске Шигали мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Наталья Селящева катнашты.