Чувашиядә 28 февральдән 1 мартка кадәр «Бәрәңге-2019» төбәкара күргәзмәсе узачак

2019 елның 31 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, Чуаш Республикасында(Чебоксар шәһәрендә) 28 февральдән 1 мартка кадәр «Бәрәңге-2019» төбәкара күргәзмә-форум узачак. Чара Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәмендә оештырыла. Анда илнең 20дән артык төбәгеннән вәкилләр катнаша.

Гадәттәгечә, төбәкара форум кысаларында әйдәүче җитештерүчеләр һәм практиклар бәрәңге индустриясендәге фән һәм практика казанышларын, селекция уңышларын һәм бәрәңгенең аеруча күп сорала торган сортларын күрсәтәчәкләр, эш тәҗрибәсе белән алмашалар, бәрәңге җитештерү, бәрәңгене саклау, эшкәртү, төргәкләргә тутыру һәм ташу буенча яңа технологик һәм техник ысуллар белән танышачаклар.

Күргәзмә бәрәңге җитештерүчеләрнең, галимнәрнең, экспертларның, аналитикларның, минераль ашламалар, үсемлекләрне яклау чаралары, орлыклар, авыл хуҗалыгы техникасы һәм җайланмалар белән тәэмин итүчеләрнең ачык, нәтиҗәле сөйләшүләре өчен уңайлы мәйданчык булып тора һәм ул бәрәңге индустриясендәге мәсьәләләрне хәл итүдә һәм яңа перспектив юллар эзләүдә ярдәм итә.

Күргәзмә эшлекле программага корылган, анда үзебезнең һәм чит илләрнең бәрәңге игү тармагындагы казанышларының киң экспозициясе урнаштырыла, бәрәңгедән әзерләнгән ризыкларны татып карарга мөмкин булачак, катнашучыларһәм күргәзмәгә килүчеләр өчен төрле конкурслар оештырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International