Күн авыл җирлегендә халык җыены булып узды.

2019 елның 31 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Күн авыл җирлегендә халык җыены булып узды. Анда район башлыгы Илһам Кашапов һәм ТР да Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская катнашты.

Авыл җирлеге Кызыл Яшьләр, Әлбәден һәм Күн авылларын берләштерә. Бүген биредә 974 кеше теркәлгән.
Җирлектә шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү белән актив шөгыльләнәләр. Территориядә 385 баш эре мөгезле терлек, шул исәптән 94 баш савым сыеры һәм 192 баш сарык һәм кәҗә исәпләнә. 2018 елда авыл халкына 301 500 сум субсидия рәвешендә грант ярдәме күрсәтелде. Авыл җирлеге территориясендә 4 крестьян-фермер хуҗалыгы бар. Шуларның берсе - «Ахунов» КФХ, узган ел үз эшен үстерүгә 3 млн. сум күләмендә грант отты.
Күн авыл җирлеге үзара салым программасында дүртенче ел катнаша. 2018 елда үзара салым программасы буенча җыелган акчалар Кави Шакиров урамы буенча 1 км юлны төзекләндерүгә һәм урам киңәшмәләрен модернизацияләүгә юнәлдерелгән иде. Бүген авылларда 56 яңа энергия саклаучы лампалар барлыкка килде. Бу күптән көтелгән вакыйга халыкның үзара салым программасында катнашуы аркасында мөмкин булды. Аларның һәркайсы авыл советына биш йөз сум акча түләгән. Барлыгы 310 мең сум күләмендә акча җыелган. Ул дәүләт тарафыннан дүрт тапкыр арткан. Бу акчага авыл кешеләренең башка проблемалары да хәл ителгән. Су башнясына реконструкция ясалды, җирле чишмәне төзекләндерделәр. Әлбәден авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларга яңа һәйкәл төзелде.
Шулай ук җирлек халкы санитар-экологик икеайлыкның иң актив катнашучылары булды. Җирле мәктәп, балалар бакчасы, китапханә, клуб хезмәткәрләре һәм Күн авылының Пионер урамында яшәүчеләр ярдәме белән яз һәм көз айларында 1300дән артык ылыслы агач утыртылды.
2018 елгы эш нәтиҗәләре буенча Күн авыл җирлеге республика смотр-конкурсында җиңүче булды һәм яңа "Шевроле Нива"автомобилен файдалануга алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International