Тыл хезмәтчәне, Бөек Ватан сугышында катнашучының тол хатыны Анастасия Ивановна Антонова бүген үзенең туган көне уңаеннан котлаулар кабул итә.
Иртән аңа район вәкилләре килеп, нык сәламәтлек теләделәр, бүләкләр тапшырдылар һәм Россия Президенты исеменнән исемле хат тапшырдылар. Юбилярның 7 баласы (3 се исән),12 оныгы һәм 8 оныкчыгы бар. Әби янына еш кайтып булмый - ерак яшиләр.