Шигали мәктәбендә, тимурчылар хәрәкәте тәрбия эшенең мөһим юнәлеше булып кала бирә

2019 елның 5 феврале, сишәмбе

Шигали мәктәбендә тимурчылык эше инде күп еллар алып барыла.

Тимурчылык зше системалы рәвештә алып барыла. Һәр сыйныфта мөстәкыйль тимурчылар отряды бар. Һәр сыйныфның шефлыкка алынган үз ветераннары бар.
Шигали мәктәбе тимурчылары авыл пенсионерларына йорт территориясен кардан чистартырга булыштылар. Мәсәлән, 8 нче сыйныф укучылары - тыл ветераны Кириллова Александра Александровнага, 9 нчы сыйныф укучылары - педагогик хезмәт ветераны Куликова Тамара Васильевнага, тыл хезмәтчәне Милютин Федор Павловичка, 10 нчы сыйныф тимурчылары Павлова Пелагия Алексеевнага ярдәм иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International