Татарстанда шәхси ярдәмче хуҗалыкларда сыерларны тоту буенча субсидияләр алуга 2019 елда 390 млн. сум каралган

2019 елның 6 феврале, чәршәмбе

5 февральдә экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советының авыл хуҗалыгын үстерү буенча дәүләт программасын гамәлгә ашыруны контрольдә тоту комиссиясе утырышы булды. Парламентарийлар 2018 елда «2013-2020 елларга Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу» дәүләт программасын үтәү йомгаклары буенча фикер алыштылар. Комитет әгъзалары шулай ук ТР Дәүләт Советының РФ Хөкүмәте рәисе Д. А. Медведевка мөрәҗәгате проектын хупладылар. Проект ил территориясендә борщевик үсүен бетерү буенча дәүләт программасын эшләү зарурлыгы турындагы мәсьәлә буенча.
Узган елгы дәүләт программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре белән Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов таныштырды. 2018 елда дәүләт программасы чараларын финанслау 20340,6 млн сум тәшкил итте, шул исәптән 7334,5 млн сум федераль бюджеттан. Кече хуҗалыкларга дәүләт ярдәме 2 млрд сумнан артык тәшкил иткән. Авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алу күләмен арттыру өчен республикада 200 дән артык авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы булдырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International