"Ак халатлы фәрештәләр – Ангелы в белых халатах" дигән масштаблы һөнәри юнәлеш бирүче чара кысаларында 8-11 сыйныф укучылары өчен һөнәри юнәлеш бирүче очрашулар үткәрелде

2019 елның 8 феврале, җомга

"Ак халатлы фәрештәләр – Ангелы в белых халатах" дигән масштаблы һөнәри юнәлеш бирүче чара кысаларында 6 һәм 8 февральдә "Роспотребнадзор" ның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Лаеш, Питрәч, Балык Бистәсе районнарында территориаль бүлеге башлыгы урынбасары Игнатьева Галина Васильевна 8-11 сыйныф укучылары өчен һөнәри юнәлеш бирүче очрашулар үткәрде. 

Очрашу барышында Казан дәүләт медицина университетының медицина-профилактика факультетына максатчан керү мәсьәләләре турында фикер алыштылар, санитар хезмәт үсеше, Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенә йөкләнгән вәкаләтләре һәм бурычлары турында кыскача мәгълүмат бирелде. Очрашу ахырында укучыларны кызыксындырган барлык сорауларга җаваплар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International