15 март Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне

2019 елның 5 марты, сишәмбе

«Бөтендөнья кулланучылар көнен» бәйрәм итү Джон Кеннединың 1962 елда АКШ конгрессында чыгыш ясавына багышланган

«Кулланучы» төшенчәсе югары дәрәҗәдә бирелгән һәм кабул ителгән. Ул вакытта Джон Кеннеди кулланучыга принципиаль дүрт хокук биргән:

  • Мәгълүмат алу хокукы
  • Иминлек хокукы
  • Сайлау хокукы
  • Ишетелү хокукы

Соңрак бу хокуклар, Россия Федерациясен дә кертелеп, күп кенә илләрдә кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон нигезенә алынды.

Россия беренче тапкыр 1992 елда Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көнен билгеләп үтте, ул чакта "Кулланучылар хокукларын яклау турында" РФ Законы кабул ителгән иде.

Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне 1994 елда барлык төбәкләрдә дә билгеләп үтелә башлады, әмма аңа рәсми рәвештә 1996 елда Россия Федерациясе тарафыннан кулланучылар берлегенең Бөтендөнья оешмасына кергәннән соң нигез салынды һәм ул ел саен 15 мартта билгеләп үтелә. Бу бәйрәмнең үзенчәлеге шунда: ул ел саен билгеле бер девиз астында үткәрелә.

2019 елгы Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне «Trusted Smart Products» - цифрлы дөнья: ышанычлы смарт-җайланмалар – бу кулланучыларның күпкырлы мәнфәгатьләрен исәпкә алырга тиеш, дип тагын бер кат игътибар итәргә менә дигән сәбәп булып тора: бу «акыллы электроника» сыйфаты һәм куркынычсызлыгына хокук һәм шәхси мәгълүмат ничек җыела, эшкәртелә һәм кулланыла икәнен билгели.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International