Ветеринария академиясен тәмамлаучыларга хезмәт базарында ихтыяҗ зур

2019 елның 20 марты, чәршәмбе

19 март көнне ветеринария академиясендә «Карьера көне» узды. Чара югары уку йорты җитәкчелеге тарафыннан Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә махсус чыгарылыш сыйныф укучылары өчен оештырылган иде. "Карьера көне" кысаларында студентлар республиканың гына түгел, башка төбәкләрнең дә авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре белән очраштылар.

Очрашуны ачып, Казан ветеринария академиясе ректоры Рөстәм Равилов студентларга киләчәк эш урыны билгеләргә мөмкинлек бирә һәм яшь белгечне агросәнәгать комплексында беркетергә ярдәм итә торган чаралар үткәрү кирәклеген билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International