"Чиста булачак" экологик хәрәкәте һәм "Бердәм Россиянең яшь Гвардиясе" бөтенроссия иҗтимагый оешмасы активистлары «Чиста һәйкәл» акциясе үткәрделәр һәм Ленино-Кокушкино авылы һәйкәле янындагы территорияне тәртипкә китерделәр.
Шулай ук Шигали авылында "Чиста обелиск" акциясе үткәрелде. Форпостчылар һәйкәл тирәсен тәртипкә китерделәр, кар тараттылар, юл буйларын себерделәр.
Акциянең максаты - һәйкәл территориясен чистарту һәм Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә һәйкәл әзерләү.