Начар метеорологик күренешләр: 11 июньдә кич белән, 12 июньдә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән төньяк-көнбатыш җилнең 15-20 м/с кадәр кыска вакытлы көчәюе көтелә, 11 июньдә кич белән боз көтелә.
Югары янгын куркынычы: 2019 елның 12 июненнән 17 июненә кадәр Татарстан Республикасы буенча урыны белән һәм Казан шәһәрендә урманнарның югары янгын куркынычы көтелә (4 сыйныф).
Казан буенча:
Алмашынучан болытлы һава.
Төнлә урыны белән яңгыр.
Көндез явым-төшемсез.
Җил төньяк-көнбатыштан, урыны белән көчәйгәндә 12 метрга кадәр.
Һаваның минималь температурасы төнлә +13..+15 .º
Көндез максималь һава температурасы +23..+25 .º
Татарстан Республикасы буенча:
Алмашынучан болытлы һава.
Урыны белән аз гына яңгыр, төнлә уртача.
Аерым районнарда яшен, 11 июньдә кич белән боз.
Җил төньяк-көнбатыштан, урыны белән көчәйгәндә 13 м/с кадәр, яшен вакытында 15-20 м/с кадәр тизлектә.
Һаваның минималь температурасы төнлә +12..+17 .º
Көндез максималь һава температурасы +21..+26 .º