Россия көнен бәйрәм итү кысаларында Питрәчтә беренче тапкыр картинг ярышлары узды.
- Ярышларда балалар иҗат йортында картинг түгәрәгендә шөгыльләнүче балалар катнашты. Әлеге түгәрәк ДДТ базасында инде алтынчы ел эшли, - дип билгеләп үтте район мәгариф бүлеге начальнигы Марина Харитонова.