2019 елның 14 сентябренә метеорологик фараз

2019 елның 14 сентябре, шимбә

Начар метеорологик күренешләр:

14 сентябрьдә көндез һәм кич Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшен һәм җилнең тизлеге секундына 17 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Казан буенча:

Алмашынучан болытлы һава.

Төнлә явым-төшемсез, көндез һәм кич урыны белән кыска вакытлы яңгыр.

Җил көньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр, көндез һәм кич урыны белән көчәйгәндә 15 метрга кадәр.

Һаваның минималь температурасы төнлә +11..+13º.

Көндез максималь һава температурасы +22..+24º.

Татарстан Республикасы буенча:

Алмашынучан болытлы һава.

Төнлә явым-төшемсез, көндез һәм кич урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен.

Җил көньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр, көндез һәм кич урыны белән көчәйгәндә 17 метрга кадәр.

Һаваның минималь температурасы төнлә +8..+13º.

Көндез максималь һава температурасы +21..+26º.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International