Марат Җәббаров: Татарстан 2020 елгы язгы кыр эшләренә әзерләнә

2020 елның 27 гыйнвары, дүшәмбе

2020  елгы  язгы  кыр  эшләренә  әзерлек  турында  бүген  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  республика киңәшмәсендә  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров сөйләде.  

Барлык  муниципаль районнар  белән  видеоконференция режимындагы  киңәшмәне Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов  үткәрде.    Киңәшмәдә шулай  ук  Татарстан  Республикасы  Премьер-министры  Алексей Песошин да  катнашты.

Марат Җәббаров хәбәр итүенчә,  республикада  чәчүлек  мәйданнары  узган  елгы  дәрәҗәдә  сакланачак   – 2,8 млн. га, әмма  кайбер  структур  үзгәрешләр булачак.    Көнбагыш  һәм  шикәр  чөгендере  мәйданнары  якынча    10%ка кимиячәк.  Импорт чикләнү  аркасында   илдә шикәр җитештерелү  кирәгеннән  артык, шуңа  күрә  Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгы  шикәр  чөгендере  мәйданын  кимендә  20%ка киметергә  тәкъдим  итә. 

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  башлыгы  әйтүенчә,  язгы  кыр  эшләрен  уздыруга  гына да    25 млрд. сумнан артык  чыгым  сорала яисә  1  гектарга  8 мең сумга  якын.   Шуннан   минераль ашламалар  өлеше    8,2 млрд. сум  тәшкил  итә  (гектарга   70 кг исәбеннән), орлыклар – 3,2 млрд. усм, үсемлекләрне яклау  чаралары   – 4,5 млрд. сум, ягулык-майлау  материаллары һәм запас частьләр   – 7,8 млрд. сумга  якын. Чәчү кампаниясе  чорында   хезмәт хакы  күләме   – 1,6 млрд. сум,  башка чыгымнар  -   3 млрд. сумга  якын. 

Марат Җәббаров төгәлләштерде: игенчелектән  беренче  акчалар  керә башлаганчы,  бу  якынча  август уртасына  кадәр,  әйләнештә  барысы 30 млрд. сум  акча кирәк  булачак. Аларның  күпчелек  өлеше  хуҗалыкларның  үз акчалары  исәбенән  ябылачак.   Сөт  терлекчелегендә  бүген хәлләр  узган  еллардагыга  караганда  яхшырак.  

Бюджет ярдәменә килгәндә, апрель  азагына  кадәр  хуҗалыкларга    4 млрд. сум чамасы  җиткерергә  кирәк. Бәйле  булмаган  ярдәм  өчен     700 млн. сум карала, сөт  терлекчелегендә  җитештерүчәнлекне  арттыруга   -  862 млн. сум, 1  кг  сөткә  чыгымнарны  каплауга    - 500 млн. сум,   техник  модернизацияләүгә  - 1,0 млрд. сум, минераль ашламаларга   - 1,0 млрд. сум.

Кирәкле  акчаларның  бер  өлешен     (10 млрд. сумнан артык) шулай  ук  заем акчалары  исәбеннән  ябу  планлаштырыла. 

Кредит оешмалары  араасында   - Россельхозбанк, Ак Барс Банк, Сбербанк   ВТБ Банкы. Бер заемщикка лимит   600 млн. сумга  кадәр  каралган, процент  ставкасы  -  5%ка кадәр.

Марат Җәббаровбилгеләп  үтүенчә,  чәчү кампаниясендә  чыгымнарның  өчтән береннән  артыгын   минераль ашламалар  тәшкил  итә.   Ул  ашламаларны  бер гектар  чәчүлеккә  шактый  күләмдә туплаган   районнарны атап китте,  болар  -  Тәтеш (48 кг), Зәй (47), Әтнә (44), Сарман  (42), Саба  (35 кг) районнары.

Ашламалар  туплау  буенча  проблемалы  районнар  арасында  -   Кайбыч (гектарга  5,5 кг), Питрәч, Яңа  Чишмә, Кама  Тамагы, Әгерҗе  районнары.

Марат Җәббаров шулай  ук  техниканы 2020 елгы язгы  кыр  эшләренә  әзерләүнең  барышы  турында  да  әйтеп  узды.    Чәчү кампаниясенә   11 мең  трактор,   6 меңнән артык чәчкеч һәм  культиватор, 680 киң колачлы  чәчү комплекслары – куәтле  тракторлар  агрегатында – җәлеп  ителәчәк.  

Чәчү һәм туфрак эшкәртү техникасы    1 апрельгә кадәр әзер  булырга  тиеш,  дип  төгәлләштерде   министр.

Республика  буенча    70%тан  артык  трактор, 75%тан  артык   культиватор һәм  чәчкеч,  35%тан  артык   комбайн ремонтланган. 

Тагын   4 меңнән артык  трактор, шул  исәптән  400 чит  ил  маркасыннан  булган  трактор ремонтланырга  тиеш. 

240ка якын  югары җитештерүчәнлекле  чәчү комплексын  торгызырга  кирәк.  Авыл  хуҗалыгы машиналарын  ремонтлау  өчен    4,3 млрд. сум таләп  ителә, шул  исәптән  язгы  кыр  эшләренә   – 2,1 млрд. сум

Запас частьләр  сатып алу  өчен    1,1 млрд. сумнар артык  кирәк, шуннан    язгы  кыр  эшләренә  – 865 млн. сум  яисә кирәкле  суммадан    42%.

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  башлыгы  шулай  ук  муниципаль районнарның  авыл  хуҗалыгы  техникасын  ремонтлау  өчен  запас частьләр  сатып  алу  буенча  эшчәнлеге  турында  сөйләде.  

«2019 ел  азагында  техниканы  2020 елгы  язгы  кыр эшләренә  әзерләү  буенча    зона  штаблары узды, - диде  Марат Җәббаров. – Районнар     машина-трактор  паркларының  ремонт  сезонына  әзерлеген  күрсәттеләр.   Декабрьдә   «Ак-Барс» МТК базасында   инженерлык  буенча   конференция узды, анда    инженер-техник  тәэмин  ителеш,  ремонтка  һәм машина-трактор  паркларын тотуга   чыгымнарны  киметү мәсьәләләре  каралды.    Техника мөмкинлекләре  һәм хезмәтне рациональ оештыру чәчү   кампаниясен    оптималь  агротехник  срокларда  башкарып  чыгарга  ярдәм  итәчәк».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International