Җир кишәрлекләре хуҗалары өчен кайнар линия эшләячәк

2024 елның 8 апреле, дүшәмбе

9 апрельдә 10нан 12 сәгатькә кадәр Татарстан Росреестры җир законнарын үтәү мәсьәләләре буенча "кайнар линия" үткәрә.

Кайнар линиягә шалтыратып, белергә мөмкин булачак:


- Җир законнарын бозудан ничек котылырга һәм җир кишәрлеген файдалануга һәм биләүгә үз хокукларыңны ничек якларга?

- Нинди хокук бозулар күзәтелә һәм җир кишәрлекләре хуҗаларын ни өчен штрафка тартырга мөмкиннәр?

- Җир хокуклары бозылган очракта, тикшерүгә моратория шартларында нишләргә?

Бердәм кайнар линия Казанда (843) 255-25-71 телефоны номеры буенча узачак. Республика районнарында белгечләр телефоннарын безнең сайтта "Гражданнар мөрәҗәгатьләре" - "Кайнар линия" бүлегендә белергә мөмкин.


https://rosreestr.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International