Язмыш сынавыннан сыгылмаган Рәмзия (бәлкем Адәм баласы ниләр күрми дияргәдер)

2017 елның 18 феврале, шимбә

Хикәянең ахыры

 

Туасы көннәребез элеккеге кебек җитешле булсын, алга барсын, дип Рәмзия дә гел эш белән мавыга, хуҗалыкларында килеп чыккан мәшәкатьләрне җиңәр өчен көчен кызганмый. Сания апа исә улы белән килененең хезмәттән тәм табып, тату, матур яшәүләренә куанып бетә алмый. Ниһаять, шатлыклы көннәр килә. Фаҗигадән соң 9 ай вакыт узгач, кайнанасын, күрше-күләннәрне, туган-тумачаларны, дус-ишләрне сөендереп, Рәмзия бәби - кыз бала алып кайта.

Бала туу бәхете белән илһамланган, рухланган Габдулхакның тормыш юлдашына карата булган ихтирамы, яратуы тагын да арта, көчәя.

- Бер бала – ярты бала гына ул, кызым. Лилиягә уйнап үсәргә иптәш, туган да кирәк булачак, - дип Рәмзия икенче тапкыр кыюлык күрсәтә – иренә ир бала бүләк итә. Бишенче дистәнең яртысына җитсә дә, карынында күтәреп йөртергә авыр булса да, бу баласын мәрхүм булган уллары урынына алмаш булсын, дигән максатны күздә тотып тудыра.

- Рәмзиякәем! Бернинди арттыруларсыз, чын күңелемнән әйтәм. Син бу фани дөньяның иң акыллы, иң булган хатыны, тормышымның балкып яна торган юл күрсәтүче маягы.

Болай булгач, нәселебез бетмәячәк, улым, багалмам аны дәвам итәчәк. Их, нинди зур бәхет бит ул яңадан балаларың булу. Бер Ходаем, зинһар, аерма мине бу бәхеттән, зинһар күп күрмә, кодрәтең киң бит синең, - ди Габдулхак яңа туган малае Риязның бит алмаларыннан үбеп.

Көннәрне, айларны, елларны үз эченә алган өч ел вакыт артта кала. Көннәрнең берсендә, йөгерә-йөгерә эшләп йөргән, дәрте ташып торган Габдулхакның аягы түзеп булмаслык итеп авыртырга керешә. Район хастаханәсенә барырга туры килә. Анда рентгенга төшереп аягының сынганын ачыклыйлар һәм гипс салып кире авылга кайтарып җибәрәләр. Бер айдан соң да алга китеш сизелми, каты сызлану дәвам итә. Авыртуның ахыры гангрена башланып, аякны кисү белән тәмамлана. Язмыш аларга тагын каты итеп китереп суга. Бер аягының яртысыннан күбесе киселгән әтиләренең култык таяклары белән шакы-шокы китереп өйгә кайтып керүен күргән нәниләр куркып калалар, Рәмзия белән Сания апаның култык асларына кереп сыеналар.

Җиң сызганып, җир җимертеп эшләп йөри торган улының кыска гына вакыт эчендә инвалидка калып өйгә кайтып керүен күргән әни кешенең сабырлык савытлары тулып тышкы якка ук бәреп чыга. Күз яшьләрен никадәр генә күрсәтмәскә тырышып караса да, булдыра алмый. Рәмзия исә тешләрен, иреннәрен каты кысып, эчтән “яна”.

- Әни, бәгърем! Рәмзия, сөеклем! Әллә ниләр уйлап үз-үзегезне бетермәгез, күз яшьләрегезне дә түкмәгез. Иң мөһиме – мин исән, Алла Боерса менә дигән итеп яшәячәкбез. Протез аяк кайту белән, ат җигергә керешәчәкмен. Кемнеңдер китереп биргәнен көтеп, өйдә ялкауланып, кул кушырып утырмаячакмын. Эшли белсәң, авыл җирендә ат белән әллә ниләр майтарырга, башкалар көнләшерлек итеп көн күрергә була, - ди Габдулхак ышанычлы һәм өметле итеп.

Сиздермичә тагын биш ел вакыт үтеп китә, тормышлары көйләнеп бетеп, ипле, көйле, җайлы гына барганда, гаилә күгендә яңадан кара болытлар пәйда була. Язмыш аларга яңадан аягын чала, мәрхәмәтсезлеген күрсәтә. 2005 нче елның 14 ноябрендә 45 яшендә алдагы көнне генә кызы Лилия, улы Рияз белән шаярып, уйнап утырган Габдулхак кинәт мәңгелеккә күзләрен йома. Рәмзия кабат түзеп булмаслык кайгы кичерә. Тормыш арбасының уртасына җигелеп тарта торган иң кирәкле, иң кадерле кешесен югалта.

Габдулхак артыннан әлләни озак көттермичә, “чират” Сания апага да килеп җитә, кышкы көннәрнең берсендә ул да якты дөнья белән хушлашып, бакыйлыкка күчә.

- Кызым, Лилия! Улым, Рияз! Кыска гына вакыт эчендә бу нигездән бер-бер артлы өч мәет чыкты. Шуңа күрә, күңелем тынычсызлана, әллә ниләр уйлый. Хәзергә биредә яшәми торырга кирәк, дигән карарга килдем. Вакытлыча Норма очындагы мин туып-үскән әбиең өенә күчәргә кирәк булыр. Без килгәч, Мәсгут абыегызның да күңеле булыр, югыйсә, ул әбисе үлгәннән бирле ялгызы гына яшәп ята,  - ди Рәмзия балаларының “чемен” тартып карап.

“Урра! Моннан соң гел абыем янында булачакмын икән, аның белән бергә чаңгыда, тимераякта шуачакмын, бозда хоккей уйнаячакмын. Анда миңа бик-бик рәхәт, күңелле булачак. Әйдә, бүген үк китик, әни”, - ди кечкенә Рияз чиксез шатланып.

- Дөрес эшлисең, әни, озын-озакка сузмыйча алып китәсе әйберләрне барлыйк та, абыем янына күченик, аңа тизрәк җиңеллек ясыйк, әби булмагач, көннәрен күңелсезләнеп уздыра торгандыр, - ди кызы Лилия дә, зурларча фикер йөртеп.

Тормыш дигәнең ярышка барган йөгерек ат кебек, гел алга таба чаба да чаба, еллар ни арада сизелмичә үтеп тә киткән. Бу вакыт эчендә күпме борчу-мәшәкатьләр кичерелгән, әрнү-газаплар йөрәк аша үткән. Рәмзиянең кайчандыр дөньяга аваз салган, аннары тәпи йөри башлаган балалары бүген инде зурлар, үзләренең нәниләре – уллары һәм кызлары бар. Һәрберсе үз эше белән мәшгуль – олы малае Мәсгут белән кече улы Рияз армия сафларында хезмәт итеп кайтканнан соң, ныклап торып балта эше белән шөгыльләнергә керешкәннәр, кая кирәк шунда барып йортлар төзүдә башлап йөриләр. Күптән түгел Рияз әнисен һәм туганнарын шатландырып, Алинә исемле Татар Казысы кызына өйләнгән. Яшьләр хөрмәтенә шаулатып-гөрләтеп, зурлап туй мәҗлесе уздырганнар. Кызы Лилия гыйлем юлыннан киткән, укытучылык профессиясен үз иткән. Башкалабыз Казанда педагогия көллиятен һәм югары уку йортын кызыл дипломга тәмамлаган. Анда алган белемен туган авылы балаларына өйрәтә. Азат исемле егеткә тормышка чыккан. Улы һәм кызы бар. Ул яңа көн туган саен “Балаларыма исәнлек-саулык, тәүфыйк, бәхетле мизгелләр бир, күңелләре йомшак, әйбәт булсын, йөрәкләре тибүдән вакытыннан алда туктамасын, бәла-казалардан сакла үзләрен”, дип Ходай Тәгаләгә ялвара.

Еллар ызанында ачы хәсрәтләрне күп күрсә дә, югалтулардан сагышланып байтак өзгәләнсә, бәргәләнсә дә, яшәү мәгънәсен, күңел сабырлыгын җуймаган, батыр йөрәкле хатын ул Рәмзия Гатаулла кызы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International