Игенчеләр уҗымнарны өстәмә тукландыруга керештеләр

2017 елның 15 апреле, шимбә

Районның кар эреп беткән кырларында  уҗым культураларын һәм күпьеллык үләннәрне өстәмә тукландыру  тулы куәткә бара. Вакыт бик тиз үтә, тиздән  сабан культураларын чәчүгә керешәчәкләр.

– Быелгы язгы кыр эшләренә без йөз процент әзер дип әйтергә була, – диде “Р.А.Галләмов” КФХ (элеккеге “Соя Колай”) Хәлим Миңнебаев. – Чәчүлек орлык һәм минераль ашламалар җитәрлек күләмдә. Авыл хуҗалыгы техникасы  техник тикшерүне уңышлы үтте, алар барысы да  ремонтланган һәм  сабан культураларын чәчүгә  әзер.
Безнең хуҗалык  кырларында уналты трактор –  МТЗ–1221, К-701, К–44, өч КамАЗ, ике ГАЗ-53, ике чәчү агрегаты һәм башка техника эшләячәк. Шулай ук техярдәм машинасы да эшкә җәлеп ителәчәк.
Хәзерге вакытта  ындыр табагында һәм машина-трактор паркында соңгы әзерлек эшләре бара. Язгы кыр эшләре вакытында эшләячәк белгечләр  һәм авыл хуҗалыгы техникасы тупланып бетте инде.
Элеккегечә эшчеләребезне кырда көнгә өч тапкыр кайнар ризык  белән тукландыру оештырылачак.
11 апрельдән  уҗым культураларын һәм күпьеллык үләннәрне өстәмә тукландыруга керештек. Бездә уҗым культуралары 850 гектар мәйдан биләп тора, шулардан уҗым бодае һәм яңа сортлы ПР-1 арышы 150 гектар.
Безнең хуҗалык  терлекчелек белән шөгыльләнә, шуңа да азыкка зур игътибар бирәбез. Бездә күпьеллык үләннәр  630 гектар тәшкил итә.
Уҗым культуралары торышы сөендерә, аларны өстәмә тукландырганнан соң (яңгыр явып үтүен көтәбез) алар яхшырак үсеп китәчәк дип уйлыйм.
Инде егерменче апрельгә  чәчүгә чыгарга уйлыйбыз. Сүз уңаеннан, узган елда сабан культураларын чәчүне  унҗиденче апрельдә башлаган идек.
Хуҗалык  кырларында “Роса”  сиптергеч агрегаты эшли, аның руле артында  тәҗрибәле механизатор Мөдәррис Кәримов. Аның  тәҗрибәсе дә, хезмәт стажы да зур. Ул утыз дүрт ел инде район кырларында тырышып эшли. Мөдәррис хезмәт эшчәнлеген туган авылы Шәледә комбайнчы буларак башлаган. Хәзер  соңгы унбер елда Колайда хезмәт куя.
– “Роса” агрегатында бишенче сезоным эшлим, – ди механизатор, – бик уңайлы техника, төрле һава шартларында да эшләргә була, көнгә  уртача  йөз гектар мәйданда сиптерергә була. Кырларыбызны сагындык инде. Берничә көн эчендә  уҗым культураларын өстәмә тукландыруны тәмамларга  тырышабыз, алда безне  башка мөһим эшләр көтә.
– Быел безнең башкарасы эшләр бик күп, – диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы урынбасары Газинур Фәйзуллин. – Дүрт хуҗалыкта  уҗым культураларын өстәмә тукландыруга  керештек. “Рацин-Шәле” ҖЧҖтә 500 гектарга якын мәйданда җирләргә ашлама кертелде инде, әлеге хуҗалык игенчеләре тырмалау эшләренә керешәчәк. Шулай ук “Ак Барс Питрәч” ҖЧҖ, “Гаврилов исемендәге агрофирма” ҖЧҖ һәм “Р.А.Галләмов” КФХда өстәмә тукландыру эшләре алып барыла.
Орлыкларны агулауга керешәчәкбез, шулай ук бу эш тә һава шартларына бәйле, температура  төнлә дә  плюс алтыдан түбән булырга тиеш түгел, югыйсә аның нәтиҗәсе булмаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International