Башкаларның күңелендә өмет һәм ышаныч уятучы кеше

2017 елның 15 апреле, шимбә

Дөньядагы миллионлаган кеше үз гомерендә бер тапкыр да күрмәгән, белмәгән кешеләргә тормышы өчен бурычлы.

Алар кеше гомерен саклап калу өчен үз каннарын да кызганмаучылар. 2013 елда “Донорлык турында” закон көченә кергән. 40 тапкырдан артык кан яки 60 тапкыр плазма  тапшырган һәр кеше мактаулы донор булып санала. Алар “Мактаулы донор” билгесе ала  шулай ук башка өстенлекләргә ия була. Андый кеше бездә дә бар – ул якташыбыз Әнвәр Гыйниятуллин.

Әнвәр Солтан улы Татар Тау Иле авылында туган. Шунда ук сигезьеллык мәктәпне тәмамлаган. Укуын Ленино-Кокушкино мәктәбендә дәвам иткән.  Аннары Казанга киткән, шунда  төпләнеп тә калган – өйләнгән. Хатыны белән инде 36 ел яши, ике бала тәрбияләп үстерәләр.
Әнвәр Гыйниятуллин  300 тапкыр кан һәм плазма тапшырган. Беренче бу хәл Совет армиясе сафларында хезмәт иткәндә,  җәрәхәтләнеп, күп кан югалткан иптәшенә ярдәм итәр өчен була. Ул чакта бөтен роталары белән иптәшләре өчен кан тапшыралар, алар арасында яшь солдат Әнвәр дә була. Шулай итеп, алар иптәшләренең гомерен саклап калалар.
Менә шушы очрак Әнвәр Гыйниятуллин өчен этәргеч була да инде. Аның кешеләргә  ярдәм итәсе, алар өчен файдалы буласы килә.
– Моны батырлык дип санамыйм, моны кеше шаккаттыру өчен дә эшләмим. Бары тик  кешеләргә генә булышасым килә, бу бит организмга да файдалы, – ди Әнвәр Солтанович үзе турында. – Мин моны күңел кушуы буенча эшлим. Һәр сау-сәламәт кеше  моны эшләргә тиеш, дип саныйм. Мин кан бирүдән рухи канәгатьлек алам.
Хәзерге вакытта Әнвәр Гыйниятуллин  актив тормыш позициясе алып бара, пенсиядә булса да эшли. Ул тәмәке тартмый, спиртлы эчемлекләр эчми, спорт белән шөгыльләнә, дельтопланда очар өчен Бөгелмәгә бара, көн саен  егерме километр җәяү йөри.  – Экстрим яратам,  ул кандагы адреналинны күтәрә, – диде елмаеп, 62 яшьлек Әнвәр Солтанович. Сүз уңаеннан ул үз яшенә күрә яшьрәк күренә.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, күптән түгел безнең героебызга “Донорлык хәрәкәтенә ярдәм өчен” медале бирелгән.
Кызыклы фактлар:
– Даими кан бирүче кешеләр, салкын тию авырулары белән авырмыйлар диярлек.
– Кан тапшырганнан соң кешенең психологик халәте яхшыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International