Муниципаль контроль чараларын үткәрүгә җәлеп ителә торган экспертларны аттестацияләү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын раслау турында
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Дәүләт йөкләмәсе (заказ) урнаштырыла торган Татарстан Республикасы дәүләт учреждениеләре тарафыннан күрсәтелә торган социаль әһәмиятле дәүләт хезмәтләре, хезмәтләр күрсәтүгә күчү буенча чаралар планын раслау турында» 2021 елның 13 апрелендәге 242 номерлы карарын, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында" 2010 елның 27 июлендәге 210-ФЗ номерлы Федераль закон таләпләренә туры китереп, Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнары, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре җирле үзидарә органнарының муниципаль хезмәтләре күрсәтүнең административ регламентларын китерү планын-графигын раслау хакында» 2022 елның 05 февралендәге 89 номерлы карарын үтәү йөзеннән Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы башкарма комитеты карар бирә:
1. Муниципаль контроль буенча чаралар үткәрүгә җәлеп ителә торган экспертларны аттестацияләү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын расларга.
2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы рәсми сайтында http://www.pestreci.tatarstan.ru һәм «Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталы»нда http://pravo.tatarstan.ru урнаштыру юлы белән бастырып чыгарырга (халыкка җиткерергә).
3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны үз өстемдә калдырам.
Питрәч муниципаль районы
Башкарма комитеты җитәкчесе В.И. Никитин