Наркотик чаралар куллануны һәм аларның законсыз әйләнешен профилактикалауга, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга, шулай ук наркотик чаралар һәм психотроп матдәләрнең законсыз таралуына һәм куллануга каршы тору максатларында карар бирәм:
1. «Питрәч муниципаль районында 2024-2026 елларга халыкны наркотиклаштыруны профилактикалау» муниципаль программасын расларга (алга таба - Программа).
2. Оештыру-хокукый рәвешенә бәйсез рәвештә, авыл җирлекләре башлыкларына, предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләренә Программада каралган чараларны вакытында үтәүне тәэмин итәргә тәкъдим итәргә.
3. Программаны Питрәч муниципаль районы рәсми сайтында Интернет челтәрендә урнаштырырга.
4. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны башкарма комитет җитәкчесе урынбасары А.С. Шәйхесламовка йөкләргә.
Муниципаль район
башкарма комитеты җитәкчесе
вазыйфасын башкаручы А.Д.Сабитов
баш.Е.В. Пятибратова
тел. 8(84367)3-01-89