Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы территориясендә гамәлгә ашырыла торган һәм (яисә) гамәлгә ашыру планлаштырыла торган «бер тәрәзәне» принцибы буенча инвестиция проектларын күзәтү регламентын раслау турында

«Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 06 октябрендәге 131-Ф3 номерлы Федераль закон, «Татарстан Республикасында инвестиция эшчәнлеге турында» 1998 елның 25 ноябрендәге 1872 номерлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә, инвестиция активлыгын арттыру һәм инвестиция эшчәнлеген үстерү өчен уңайлы шартлар тудыру, муниципаль берәмлектә гамәлгә ашырыла торган (гамәлгә ашыру планлаштырыла торган) инвестиция проектлары буенча белешмәләрне исәпкә алуны системалаштыру максатларында Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы башкарма комитеты карар бирә:

1. Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы территориясендә гамәлгә ашырыла торган һәм (яисә) гамәлгә ашыру планлаштырыла торган «бер тәрәзәне» принцибы буенча инвестиция проектларын озата бару регламентын әлеге карарга кушымта нигезендә расларга.

2. Әлеге карарны Питрәч муниципаль районы рәсми сайтында (https://pestreci.tatarstan.ru/) һәм Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматы рәсми порталында (https://pravo.tatarstan.ru/) урнаштырырга.

3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Д.Р. Байгильдинга йөкләргә.

 

 

Муниципаль район

башкарма комитеты җитәкчесе                                                                    В.И. Никитин

 

 

 

pdf
Скачать текст
PDF, 11.97 Мб

Приложения:
docx
Регламент
DOCX,
Дата публикации: 23.11.2023
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International