«Питрәч муниципаль районы территориясендә сайлау участокларын төзү турында» 2013 елның 18 гыйнварындагы 124 номерлы Питрәч муниципаль районы башкарма комитеты карарына үзгәрешләр кертү хакында

«Россия Федерациясе гражданнарының сайлау хокукларының һәм референдумда катнашу хокукының төп гарантияләре турында» 2002 елның 12 июнендәге 67-ФЗ номерлы Федераль законның 19 статьясындагы 2 пункты нигезендә Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы башкарма комитеты карар бирә:

1. «Питрәч муниципаль районы территориясендә сайлау участокларын төзү турында» 2013 елның 18 гыйнварындагы 124 номерлы Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы башкарма комитеты карары кушымтасына (2014 елның 31 июлендәге 1095, 2015 елның 18 июлендәге 1047, 2015 елның 18 июлендәге 1168, 2015 елның 24 июнендәге 1468, 2016 елның 24 июнендәге 918, 2017 елның 9 октябрендәге 1409, 2018 елның 11 апреле № 553, 2018 елның 21 мае № 793, 2020 елның 5 июнендәге 733, 2 июле № 875, 2021 елның 19 мартындагы 181, 2023 елның 3 апрелендәге 235 номерлы үзгәрешләр белән) һәм әлеге карарның яңа редакциясенә үзгәрешләр кертергә.

3. Әлеге карарны Питрәч муниципаль районы авыл җирлекләре башлыкларына, Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы территорияль сайлау комиссиясенә җибәрергә.

4. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында (www.pravo.tatarstan.ru) һәм Питрәч муниципаль районы рәсми сайтында (www.pestreci.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга (халыкка җиткерергә).

5. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны үз җаваплылыгымда калдырам.

 

 

Питрәч муниципаль районы

Башкарма комитеты җитәкчесе                                                                  В.И. Никитин

 

 

 

 

 

Питрәч муниципаль районы башкарма комитеты 

pdf
Скачать текст
PDF, 308.3 Кб

Приложения:
docx
Кушымта
DOCX,
Дата публикации: 28.12.2023
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International