Россия Федерациясе Бюджет кодексы, «Педагогик хезмәткәр - яшь белгечләргә айлык өстәмә түләүне билгеләү турында» 2018 елның 29 декабрендәге 1270 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарына үзгәрешләр кертү хакында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2022 елның 15 декабрендәге карары нигезендә һәм Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районында педагогик хезмәткәр - яшь белгечләргә дәүләт ярдәме максатларында Питрәч муниципаль районы башкарма комитеты карар бирә:
1. Питрәч муниципаль районы мәгариф учреждениеләрендә эшләүче педагогик хезмәткәр - яшь белгечләргә айлык стимул өстәмәләре бирү тәртибен расларга.
2. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Питрәч муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары А.С. Шәйхесламовка йөкләргә.
Муниципаль район
башкарма комитеты җитәкчесе В.И.Никитин