"2024 елның беренче кварталына салым салынырга тиешле гражданнар кеременең һәм мөлкәт хакының чик күрсәткечләрен раслау турында" 2024 елның 26 гыйнварындагы 44 номерлы карары

Россия Федерациясе Торак кодексының 14 статьясы, «Татарстан Республикасы дәүләт торак фондыннан һәм муниципаль торак фондыннан социаль наем шартнамәләре буенча гражданнарның аларга торак урыннары бирү хокукларын гамәлгә ашыру турында» 2007 елның 13 июлендәге 31 номерлы Татарстан Республикасы Законы һәм «Социаль наем шартнамәләре буенча гражданнарның аларга торак урыннары бирү хокукларын гамәлгә ашыру турында» Татарстан Республикасы Законы һәм һәр гаилә әгъзасына яисә ялгыз яшәүче гражданга туры килә торган керемнең чик күрсәткечләрен һәм гаилә әгъзалары яисә ялгыз яшәүче граждан милкендәге һәм күрсәтелгән законга кушымтада бәян ителгән салым салынырга тиешле мөлкәт хакын билгеләү методикасы нигезендә, «Татарстан Республикасы Бәяләүчеләр берлеге» коммерцияле булмаган партнерлыкның 2023 елның 18 августындагы 231 номерлы хаты белән Питрәч муниципаль районы башкарма комитеты карар бирә:

1.       Гражданнарны аз керемле дип тану турында карар кабул итү өчен түбәндәге чик күрсәткечләрне билгеләргә:

1.1. Гаилә әгъзалары (ялгыз яшәүче граждан) милкендәге һәм салым салынырга тиешле мөлкәт хакы ставкасы:

1.1.1. ялгыз яшәүче граждан өчен - 2 728 407 сум

1.1.2. Ике кешелек гаилә өчен - 3 472 518 сум

1.1.3. Өч кешелек гаилә өчен - 4 464 666 сум

1.1.4. Дүрт кешелек гаилә өчен - 5 952 888 сум

1.1.5. Биш кешедән торган гаилә өчен - 7 441 110 сум

1.1.6. Алты кешелек гаилә өчен -  8 929 332 сум

1.1.7. Җиде кешедән торган гаилә өчен - 10 417 554 сум

1.2.    Һәр гаилә әгъзасына туры килә торган уртача айлык керем күләме:

1.2.1. Ялгыз яшәүче граждан өчен - 29 791,31  сум

1.2.2. Ике кешелек гаилә өчен - 18 958,10 сум

1.2.3. Өч һәм аннан күбрәк кеше өчен - 16 249,80 сум

2. Питрәч муниципаль районы Башкарма комитетының төзелеш, архитектура һәм ТКХ бүлегенә әлеге карарның 1.1 һәм 1.2 пунктчаларында күрсәтелгән чик күрсәткечләрдән файдалануны социаль наем шартнамәләре буенча муниципаль торак фондын исәпкә кую һәм аларга торак урыннары бирү максатларында аз керемле дип тану өчен файдаланырга.

3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Питрәч муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Р.Р. Шәйхетдиновка йөкләргә.

 

Питрәч муниципаль районы

Башкарма комитеты җитәкчесе                                                                  В.И.Никитин

 

 

pdf
Скачать текст
PDF, 1.51 Мб

Дата публикации: 26.01.2024
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International