Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы Советы карары 2018 елның 22 ноябре № 170 "2019 елга һәм 2020 һәм 2021 еллар план чорына Питрәч муниципаль районының социаль-икътисадый үсеш фаразы турында"

Өченче чакырылыш Татарстан Республикасы

Питрәч муниципаль районы Советының егерме икенче утырышы

 

Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы Советы карары

 

 

2018 елның 22 ноябре                                                                               № 170

 

2019 елга һәм 2020 һәм 2021 еллар план чорына Питрәч муниципаль районының

социаль-икътисадый үсеш фаразы турында

 

Район икътисадын тотрыклыландыру һәм алга таба үстерү, муниципаль милектән файдалану нәтиҗәлелеге, шулай ук халыкның тормыш сыйфатын яхшыртуны тәэмин итә торган шартлар булдыру максатларында, «2019 елга һәм 2020 һәм 2021 еллар план чорына Питрәч муниципаль районының социаль-икътисадый үсеше фаразы турында мәгълүматын тыңлаганнан соң, Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы Советы карар кабул итте:

1. 2018 ел өчен Питрәч муниципаль районының социаль-икътисадый үсешенең башлангыч нәтиҗәләре турында мәгълүматны игътибарга алырга.

2. Кушымта нигезендә 2019 елга һәм 2020, 2021 еллар план чорына Питрәч муниципаль районының социаль-икътисадый үсеше фаразын хупларга.

3. Тәкъдим итәргә:

- Питрәч муниципаль районы башкарма комитетына, милек рәвешләрендәге предприятие һәм оешмалар җитәкчеләренә 2019 елга һәм 2020, 2021 еллар план чорына социаль-икътисадый үсешнең төп күрсәткечләрен гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән кирәкле чаралар күрергә кирәк;

- Питрәч муниципаль районы башкарма комитетының икътисад бүлегенә 2019 елга фаразларны тормышка ашыру мониторингын квартал саен тормышка ашырырга, мониторинг нәтиҗәләрен Питрәч муниципаль районы Советына җибәрергә.

4. Әлеге карарны Питрәч муниципаль районының (www.pestreci.tatarstan.ru) рәсми сайтында бастырып чыгарырга (халыкка игълан итәргә).

5.  Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны Питрәч муниципаль районы Советының икътисадый үсеш, бюджет, салымнар һәм финанслар мәсьәләләре буенча даими комиссиягә йөкләргә.

 

 

Глава Пестречинского

муниципального района                                                                              И.М. Кашапов

pdf
Скачать текст
PDF, 1.26 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International