Район турында

Район үзәге: Питрәч

Территория: 1358 кв.км

Халык саны: 45 054 кеше

Муниципаль берәмлек башлыгы:

422770, Татарстан Республикасы, Питрәч районы, Совет урамы, 18 нче йорт

Тел.: (84367) 3-00-16; факс: (84637) 3-02-01

E-mail: pitriash@tatar.ru 

Район турында

Районга тасвирлама

Питрәч районы Кама алдында урнашкан, төньяктан  Биектау һәм Арча районнары, көнчыгыштан Теләче, көньяктан Балык Бистәсе, Лаеш районнары, ә көнбатыштан Казан шәһәре белән чиктәш. Мөһим су чыганагы булып Мишә елгасы  тора.

Район территориясе составына 21 муниципаль берәмлек керә, алар авыл җирлеге статусын йөртә һәм 73  торак пунктны үз эченә ала.

Район үзәге - Питрәч авылы -  Мишә елгасының уң як сөзәклегендә, Казаннан  45 километр ераклыкта (иң якын тимер юл станциясе) урнашкан. Авыл Явыз Иван гаскәрләре Казанны яулап алганнан соң, 400 ел элек  салынган.

Район территориясе аша Казан-Яр Чаллы һәм Казан-Теләче юллары уза.

Район 1930 елның 10 августында  оеша.

Халкы

Питрәч районы территориясендә 45 мең 054 кеше яши. Шуларның 57,0% ы татарлар, 40,0% - русслар, 3% -  башка милләт вәкилләре.

Промышленность

Районның эре предприятиеләре булып «Ак Барс» ПВК» ҖЧҖ, «Керамика» АҖ, «Тамле» ҖЧҖ, «Казаньгидропласт» ҖЧҖ, «Сластеныч» ҖЧҖ тора.​

Авыл хуҗалыгы

Район авыл хуҗалыгы районы булып исәпләнә. Район  җирләрендә бөртеклеләр, бөртекле-кузаклылар һәм азык культуралары, сабан бодае, уҗым арышы, арпа, солы,  бәрәңге игелә.

Терлекчелекнең төп тармаклары: ит-сөтчелек терлекчелеге, кошчылык, атчылык, җәнлекчелек.

Район территориясендә 50 авыл хуҗалыгы формированиесе, шул исәптән 8 җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, 1 ярдәмче хуҗалык, 1 ГУП һәм 40 КФХ урнашкан.

Районның иң эре предприятиеләре - «Ак Барс-Питрәч» а/ф ҖЧҖ, «Ак Барс» кошчылык комплексы ҖЧҖ, "Рацин-Шәле" ҖЧҖ, «Кощаково» АХП ҖЧҖ, «Агроторгсервис» ҖЧҖ, «Агролак-К» ҖЧҖ, "Казан" ПКЗ ДУП.

Медицина

Питрәч район үзәк хастаханәсе – поликлиникасы, стационары, реанимация бүлеге булган  комплекс.

Район халкына 34 медицина учреждениесе медицина хезмәте күрсәтә: Питрәч үзәк район хастаханәсе, Кощак табиблык амбулаториясе, Ленино-Кокушкино табиблык амбулаториясе, Пановка табиб амбулаториясе, Шәле табиблык амбулаториясе, «Царево» торак комплексы һәм 28 фельдшер – акушерлык пункты.​

Районның дәвалау-профилактика учреҗдениеләрендә 65 табиб, 184 урта медицина хезмәткәрләре, кече медицина персоналы һәм башкалар – барлыгы 159 кеше.

Мәгариф

Питрәч районында 16 гомум белем мәктәпләре эшли, шулардан: 10 урта, 6 төп, 2 башлангыч мәктәп. VIII  төрдәге коррекция интернат-мәктәбе, 16 мәктәпкәчә балалар учреждениеләре, балалар иҗат йорты, "П.В. Дементьев ис.КАТК " ДАҺБУ филиалы

Мәдәният

Районда “Үзәк клуб системалары” муниципаль бюджет учреждениесе (район мәдәният йорты, аның филиаллары, авыл мәдәният йортлары, авыл клублары, киновидео хезмәте бүлеге, автоклуб); Питрәч үзәк китапханәләр системасы” муниципаль бюджет учреждениесе (балалар һәм олылар китапханәсе, авыл филиаллары);  “Питрәч балалар сәнгать мәктәбе” муниципаль белем бирү учреҗдениесе (Кощак бүлекчәсе); “Ленино-Кокушкино балалар сәнгать мәктәбе” муниципаль белем бирү учреждениесе (Пимәр, Пановка бүлекчәләре); “Питрәч туган якны өйрәнү музее” муниципаль бюджет учреждениесе (Керәшен Сәрдәсе авылы филиалы).

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International