Гражданнарның язмача мөрәҗәгатенә карата таләпләр

     Татарстан Республикасы «Питрәч муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең җирле үзидарә органнарында гражданнарның язмача мөрәҗәгатьләре белән эшләү «Россия Федерациясе гражданнарының мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында»02.05.2006 ел, № 59-ФЗ Федераль закон нигезендә оештырыла.

Гражданин үзенең язма мөрәҗәгатендә, шулай ук электрон рәвештә кергән мөрәҗәгатьтә мәҗбүри рәвештә җирле үзидарә органының язмача мөрәҗәгатен, шулай ук үз фамилиясен, исемен, атасының исемен (соңгысы булганда), җавап җибәрелергә тиешле почта адресын күрсәтә, тәкъдим, гаризаларның һәм шикаятьнең асылын бәян итә, шәхси имзасын һәм датасын куя. Кирәк булган очракта, үз дәлилләрен раслауда, граждан язма мөрәҗәгатькә документларны һәм материалларны, яисә аларның күчермәләрен кушып бирә. Гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләр автоматлаштырылган эш башкару регламенты нигезендә җирле үзидарә органнарына кергән көннән, өч көн эчендә мәҗбүри теркәлергә тиеш.

Игътибар итегез:

- цензур булмаган, я мәсхәрәле гыйбарәләр, вазыйфаи затның, шулай ук аның гаилә әгъзаларының тормышына, сәламәтлегенә һәм мөлкәтенә куркыныч янаучы язма мөрәҗәгать җавапсыз кала.

- язма мөрәҗәгать текстын укып булмаса, ул карау өчен җибәрелми һәм мөрәҗәгатькә җавап бирелми.

- гражданинның язма мөрәҗәгатендә элек җибәрелгән мөрәҗәгатьләргә бәйле рәвештә аңа күп тапкыр язма җаваплар бирелгән мәсьәлә булса, һәм бу очракта мөрәҗәгатьтә яңа дәлилләр яки шартлар китерелми, вазыйфаи зат, я вәкаләтле зат чираттагы мөрәҗәгатьнең нигезсезлеге һәм әлеге мәсьәлә буенча граждан белән язылуны туктату турында карар кабул итәргә хокуклы. Бу карар турында мөрәҗәгать җибәргән гражданга хәбәр ителә.

- язма мөрәҗәгать үз эченә алган, хәл ителешләре җирле үзидарә органнары яисә вазыйфаи зат компетенциясенә керми торган мәсьәләләр булса, ул теркәлгән көннән җиде көн эчендә тиешле органга яисә тиешле вазыйфаи затка җибәрелә, мөрәҗәгатьтә куелган мәсьәләләрне хәл итү компетенциясенә керә.

Җирле үзидарә органына яисә вазыйфаи затка аларның компетенциясе нигезендә кергән язма мөрәҗәгать теркәлгән көннән соң 30 көн эчендә карала.

Күрсәтелгән закон таләпләренә таянып эш итүегезне, тәкъдим ителгән барлык реквизитларны тутыруыгызны һәм мөрәҗәгатьнең асылын төгәл формалаштыруны сорыйбыз. Бу аны карауны шактый тизләтәчәк.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International