1972 нче елның 13 нче апрелендә Татарстан Республикасы Питрәч районы Ленино-Кокушкино авылында туган.
Милләте: татар
Белеме: 1994 нче елда академик К.И. Скрябин исемендәге Хезмәт Кызыл Байрагы орденлы Мәскәү ветеринария академиясен тәмамлаган.
Гыйльми дәрәҗәсе: авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты (2011)
Өстәмә белеме: квалификациясе -эшлекле идарә итү остасы (МВА Агробизнес)
Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы Советы депутаты, Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы Питрәч авыл җирлеге башлыгы
Дәүләт бүләкләре (башка бүләкләре):
• Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы (2009 ел);
• “Россинең кошчылык тармагын яңарту өчен” Россия Федерациясе медале;
• “Маркетинг һәм сыйфат буенча халыкара академиясенең Мактаулы академигы” исеме (2010 ел);
• “Россия Эчке эшләр министрлыгына булышлык күрсәткән өчен” дигән Россия Федерациясе эчке эшләр министрлыгы билгесе (2010 ел);
• Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы (2011 ел);
• Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт язуы (2011 ел);
• 2011 нче ел нәтиҗәләре буенча “Ел җитәкчесе” исемендәге бәйге лауреаты (2011 ел);
• Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгының Атказанган хезмәткәре (2012 ел);
• Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районының Мактау грамотасы (2013 ел);
• Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы (2014 ел);
• ААҖ “Ак Барс” холдинг компаниясе” нең Алтын күкрәк билгесе (2015 ел);
• Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы (2015 ел);
• Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Башлыгының Мактау грамотасы (2013 ел);
• АҖ “Ак Барс” холдинг компаниясе” нең медале (2017 ел).
Хезмәт эшчәнлегенең этаплары:
• 06.04.1994 - 02.08.1994 – Питрәч районы Ленино-Кокушкино авылы, ААҖ “Питрәч кошчылык фабрикасы” ның зоолаборатория мөдире;
• 03.08.1994 - 22.10.1995 - Питрәч районы Ленино-Кокушкино авылы, ААҖ “Питрәч кошчылык фабрикасы” ның үсемлекчелек бүлеге идарәчесе;
• 23.10.1995 - 21.06.1997 - Питрәч районы Ленино-Кокушкино авылы, ААҖ “Питрәч кошчылык фабрикасы” ның азык цехы башлыгы;
• 23.06.1997 - 17.08.1998 - Питрәч районы Ленино-Кокушкино авылы, 93 нче номерлы һөнәри лицейның җитештерү буенча белем бирү мастеры;
• 19.08.1998 - 06.10.2003 - Зеленодольск районы Осиново авылы, ААҖ “Казанская” кошчылык фабрикасы” ның технологик процесслар буенча директоры;
• 11.05.2004 - 21.06.2005 - Зеленодольск районы Осиново авылы, ААҖ “Казанская” кошчылык фабрикасы” генераль директорының беренче урынбасары;
• 22.06.2005 - 19.03.2006 - Зеленодольск районы Осиново авылы, ААҖ “Казанская” кошчылык фабрикасы” башкарма директорының беренче урынбасары;
• 20.03.2006 - 30.09.2008 - Зеленодольск районы Осиново авылы, ААҖ “Казанская” кошчылык фабрикасы” җитештерү буенча генераль директорының урынбасары;
• 01.10.2008 - 31.08.2016 - Питрәч районы Ленино-Кокушкино авылы, ҖЧҖ “Ак Барс” Питрәч кошчылык фабрикасы” ның генераль директоры;
• 01.09.2016 - 16.01.2018 - Зеленодольск районы Осиново авылы, ҖЧҖ “Ак Барс” Питрәч кошчылык фабрикасы” ның Зеленодольск җитештерү мәйданчыгы директоры;
• 17.01.2018 - хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы Башлыгы.
Гаилә хәле: өйләнгән, ике баласы бар.