«Капиталь төзелеш объектының архитектура-шәһәр төзелеше тышкы күренешен килештерү турында карар бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын раслау хакында» 2021 елның 07 июлендәге 425 номерлы Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы башкарма комитеты карарына үзгәрешләр кертү турында
Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2023 елның 01 мартындагы 534-р номерлы күрсәтмәсе, Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы башкарма комитеты карар бирә:
1. Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы башкарма комитетының «Капиталь төзелеш объектының архитектура-шәһәр төзелеше тышкы күренешен килештерү турында карар бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын раслау хакында» 2021 елның 07 июлендәге 425 номерлы карарына түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:
- 2.4 пунктындагы 2.4.1 пунктчасында «15 эш көненнән дә артык булмаган» сүзләрен «иң күбе 10 эш көне» сүзләренә алмаштырырга.
2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы рәсми сайтында (http://pestreci.tatarstan.ru) һәм Татарстан Республикасының хокукый мәгълүматның рәсми порталында (http://pravo.tatarstan.ru) Интернет мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә урнаштыру юлы белән бастырып чыгарырга (халыкка җиткерергә).
Муниципаль район
башкарма комитеты җитәкчесе В.И. Никитин