“ Сак булыгыз: терроризм! Куркынычсызлык мәктәбе” дигән дәрес

2017 елның 6 сентябре, чәршәмбе

5 сентябрь көнне “ Шатлык” приютында, “Экстремизмга – юк!” дигән айлык кысаларына нигезләнеп  өлкән төркемдә тәрбияләнүче балалар белән “ Сак булыгыз: терроризм! Куркынычсызлык мәктәбе” дигән дәрес үткәрелде. Дәреснең максаты һәм бурычлары үсеп килүче буында гражданлык позицияләрен формалаштыру һәм шулай ук терракт вакытында үзеңне ничек тоту кагыйдәләренә өйрәтү иде. Мин балаларга терроризм турында һәм кайсы илләрдә, кайсы елларды террактлар булуы турында сөйләдем. Шулай ук аларны 1998 нче елның июль аенда чыгарылган “Терроризмга каршы көрәш турындагы” закон белән таныштырдым. Аннан соң балалар белән “Әгәр дә...” дигән уен уйнадык. Балаларны терор акты яный калса үзеңне ничек тотарга кирәкле кагыйдәләр белән таныштырдым. Дәресне “ Җир йөзендә һәрвакыт мәхәббәт чәсәк атсын!!!” дигән шигырь юллары белән тәмамладым. Чөнки,  без барыбызда, туган җиребездә тынычлык һәм мәхәббәт чәчәк атуын телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International