27 сентябрь көнне Питрәч Үзәк китапханә хезмәткәрләре Нуриева Алинә һәм Павлова Надежда 1 нче номерлы Питрәч гомуми белем бирү мәктәбендә 7 нче В, 5 нче Б сыйныф укучылары белән “Игелек атнасы” – “Мәрхәмәтле Татарстан” дип аталган акция уңаеннан “Табигать матурлыгы- мәңгелек” дип исемләнгән экологик уен үткәрделәр. Барлыгы 26 укучы катнашты.
Уенның максаты: укучыларда туган як табигатенә мәхәббәт уяту, табигатьне саклауга омтылу, укучыларда табигатебез дөньясына сакчыл караш тәрбияләү.