“Көзге мәрхәмәтлелек атнасы” акциясе кысаларында Күн авыл китапханәсендә “ Сәләмәт булыйк” исемле спорт сәгате үткәрелде. Чарада Күн мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары катнашты. Балалар төрле ярышларда катнашып үзләренең осталыкларын һәм җитезлекләрен күрсәттеләр һәм кәефләрен күтәрделәр.Чарада катнашучы һәр бала истәлекле бүләк белән бүләкләнде. Кичәдә 8 бала катнашты.