Өлкәннәр көненә багышланган “Безгә –еллар берни түгел", дигән бәйрәм булып үтте

2017 елның 9 октябре, дүшәмбе

6 нчы октябрь көнне “Шатлык” балалар социаль приютында өлкәннәр көненә багышланган  бәйрәм булып үтте. Тәрбияче Шәрәфетдинова Ләйсән Җәүдәт кызы һәм музыкаль җитәкчелегендәбалалар белән бәйрәм концерты әзерләнде. Балалар шигырьләр сөйләделәр, биеделәр, җырлар җырладылар, такмаклар башкардылар. Приютта эшләп ялга киткән өлкән буын чыгышларны көчле алкышлар һәм елмаю белән каршыладылар. Бәйрәм кунаклары бик теләп төрле конкурсларда катнаштылар. Балалар бәйрәм ахырында кунакларга социаль педагог Карнаухова Е.С. җитәкчелегендә эшләнгән открыткаларны бүләк иттеләр. Бәйрәм чәй өстәле артында төгәлләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International