Милли көрәш. Иң көчлеләр җиңүгә ирешә

2017 елның 10 октябре, сишәмбе

Быел тугыз яшүсмерләр командаларыннан (2000–2003 елгылар)  һәм алты ир-атлар командасыннан алтмыштан артык көрәшче келәмгә бил алышырга чыкты.

Әлбәттә, төрле сәбәпләр аркасында иң көчлеләрнең барысын да  җыю мөмкин булмады, шулай да турнир күңелле үтте.

Турнирга  Казаннан, Мамадыштан, Яшел Үзәннән көрәшчеләр килде.

Ярышлар башланганчы Питрәч район башлыгы Эдуард Дияров  ярышларның мөһим булуын билгеләп үтте,  спортчыларга республика ярышларында уңышлы чыгыш ясаулары өчен рәхмәт белдерде. Эдуард Дияров яшь спортчыларга үрнәк итеп көрәш буенча  дөнья чемпионы Фәрхәт Фәйзуллин исемен атады. Ә көрәшчеләргә  мавыктыргыч бил алышлар теләде.

Чыннан да, турнир мавыктыргыч үтте, көрәшчеләр  бөтен осталыкларын күрсәтте, алда аларны республика ярышлары көтә бит, анда аларга  безнең район данын якларга туры киләчәк.  Бигрәк тә, яшь көрәшчеләр тырышты, келәмдә киеренке көрәш барды, беркем дә бирешергә теләмәде.

Яшүсмерләр биш үлчәү категориясендә көч сынашты. Анда җиңүчеләр: Салават Шәрәфетдинов (42 килограммга кадәр, балалар, яшүсмерләр комплекслы спорт мәктәбе), Инсаф Яруллин (50 килограммга кадәр), Даут Гайнуллин (70 килограммга кадәр), Рәмзис Заһидуллин (70 килограммнан югары, барысы да Яшел Үзәннән) һәм Раил Хәбибрахманов (60 килограммга кадәр, Мамадыш).

Команда исәбендә төп приз балалар, яшүсмерләр комплекслы спорт мәктәбендә, икенче урында – КАТК филиалы, өченче урында – шәлелеләр.

Ир-атлар дүрт үлчәү категориясендә көч сынашты, монда пьедесталның беренче баскычына Илһам Гайнетдинов (65 килограммга кадәр), Булат Юнысов (75 килограммга кадәр, икесе дә Мамадыштан), Марат Сафин (85 килограммга кадәр, Шәле), Фәрхәт Фәйзуллин (“Ак Барс Питрәч” ҖЧҖ) күтәрелде.

Ярышларның төп призын “Ак барс Питрәч-“ ҖЧҖ командасы яулады, икенче урында – шәлелеләр, өченче урында – Күн командасы.

Башка район командалары команда зачетыннан тыш  чыгыш ясады.

Барлык призерлар медальләр, агрофирманың истәлекле призлары белән бүләкләнде, моннан тыш оештыручылар Россия һәм Халыкара ярышларда ирешкән уңышлары өчен Фәрхәт Фәйзуллинга акча сертификаты тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International