"Әкият" кафесына "Сәфәр"

2017 елның 30 октябре, дүшәмбе

“Шатлык” приютында тәрбияләнүче балалар Казан шәһәренә, “Әкият” кафесына кунакка бардылар. Дус, тату коллектив балаларны бик җылы каршы алды. “Супермен” кромандасы шундый көзге күңелсез көнне чын бәйрәмгә әйләндрде. Алар балалар өчен төрле – төрле уеннар, конкурслар уйлап таптылар. Балалар рәхәтләнеп бу уеннарда катнаштылар, аларның кузләре ялтырады, канәгать икәннәре йөзләренә чыккан иде.Аннан соң пешекче Александр балаларга пицца пешерү буенча Мастер класс күрсәтте. Балалар үзләре дә үзлекләреннән пицца ясадылар.Аннан сон үзләре ясаган пиццага исемнэрен язып куйдылар. Пицца пешеп чыккач һәрберсе үзенең хезмәтен авыз итеп карады, ә шул арада Юля апа балаларга химик тәҗрибәләр үткәреп күрсәтте. Ул азоттан чып- чын болытлар ясады һәм тагын бик куп башка тәҗрибәләр курсәтергә дә өлгерде. Без “Әкият” кафесы хезмәткәрләренә балаларга шундый бәйрәм оештырганнары өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез. Аларга исәлек-саулык, алдагы тормышларында һәм эшләрендә зур уңышлар телибез!!!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International