Питрәч районы “Шатлык” приютында “Гаилә” клубы кысаларында “Балаларны җенеси тәрбияләү” дип аталган ата-аналар җыелышы уздырылды. Бу чараның төп максаты олыларның усеп килүче буынга дөрес җенеси тэрбияләү бирүнең әһәмиятлеген аңлату булып торды. Белгечләр ата-аналар үзләре балалары очен ачык мисал булып торуларын ассызыкладылар һәм бу кечкенэдэн бирелгән үрнәк балаларның киләчәк гаилә тормышына зур йогынты ясаячагын аңлаттылар. Бу җыелышта шулай ук яшьләрнең иртә өлгерү, иртә көмәнгә узу һәм бала тошерү, җенес юлы белән бирелә торган авырулар проблемалары да кузгалтылды. Ата-аналар кызыксыну белән белгечләрнең киңәшлңрен тынладылар һәм бу тема буенча фикер алышуда актив катнаштылар.