“Салават күпере төсләре” (традицион булмаган техника белән рәсем ясау) түгәрәге җитәечесе Тимофеева И.А. кече төркемдә тәрбияләнүче балалар белән бергә приюттагы балаларны һәм өлкәннәрне шатландыруын дәвам итә. Ай буе түгәрәкнең эше туктамады. Бу айда балалар яңа сүрәтләү техникалары белән таныштылар. Боларга – “пластилинография”, “штриховка”, “тукыма белән пичәтләү”, “кечкенә матдәләрне сүрәтләү” техникалары керә. Балалар башта рәсемнәрне карандаш һәм пумала белән ясамауларын аңлагач бик гаҗәпләнделәр, ләкин бу техника аларның сәләтләрен һәм күзаллауларын үстерүгә бик нык ярдәм итә.