Шәледә милли көрәш буенча турнир булып узды

2017 елның 22 ноябре, чәршәмбе

Шәле авылы мәдәният йортында якташыбыз – орденлы Фәйзерахман Сафин истәлегенә багышланган милли көрәш буенча алтынчы тур узды.

Ярышлар 2000-2003 елгы егетләр һәм ир-атлар арасында үткәрелде.
Келәмгә Казаннан, Яшел Үзәннән, Мамадыштан һәм безнең районнан 60тан артык көрәшче чыкты.
Шәле егетләр командасы команда зачетында җиңде, ир-атлар арасында төп приз “Ак Барс – Питрәч” ҖЧҖ көрәшчеләрендә.
Абсолют батыр булып Фәрхәт Фәйзуллин саналды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International