“Әхлак әлифбасы” дигән темага дәрес

2018 елның 15 гыйнвары, дүшәмбе

“Шатлык” приютында тәрбияләнүче балалар белән “Әхлак әлифбасы” дигән темага дәрес үткәрелде. Бу дәреснең максаты, балаларга, көнкүрештә, коллективта, җәмгыяттә, уз-узеңне культуралы тоту кагыйдәләрен өйрәтүне киңәйтү иде. Дәрес өчен кулланма материаллар әзерләнгән иде. Балалар “Мин шәхесме? Шәхес буларак миңа нинди сыйфатлар хас? Нәрсә ул “Әхлак”, “Тәртип”, “Намус”, “Кешелеклелек?” дигән көндәлек тормышта еш кына очрап тора торган хәлне чиштеләр, сорауларга җавап бирделәр. Дәрес ахырында балаларга “Барысы да синең кулыңда” дигән көнчыгыш  притчасы укыган иде. Балалар, чынлап та барысы да безнең куллар да икәнне аңладылар.Чөнки безнең куллар белән эшләнгән яхшылык хәттә могҗиза тудырырга да сәләтле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International