Питрәч «Шатлык приютында тәрбияләнүчеләр, тәрбиячеләре Апакимова Р.Х. белән “Экологик сәяхәт” - дип исемләнгән экологик дәрес уздырды, әлеге дәреснең максаты - асылда кешелек алдында торган экологик проблемаларны формалаштыруны аңлау.
Дәрестә балалар бик актив булдылар. Тәрбияче биргән сорауларга, табышмакларга, әйтемнәргә экологик мисалларга тиз арада җавап бирделәр. Сәяхәт экологик проблемаларны чишү юллары буйлап үтте. Кызыл китапта булган хайваннар һәм үсемлекләр белән дә таныштылар, аларны истә калдыру өчен кроссворд чиштеләр. Бу биремдә дә алар сынатмады, хаталар юк иде. Әлеге дәрестә без куелган максатыбызга тулысынча ирештек.