“Татарстан Гербы – минем горурлыгым”

2018 елның 8 феврале, пәнҗешәмбе

7 февральдә, Күн авыл китапханәсендә, Татарстан Гербы кабул ителгән көнгә багышлап “Татарстан Гербы – минем горурлыгым” дип исемләнгән танып белү сәгате уткәрелде. Презентация карап балалар Татарстан дәүләт Гербының тарихы белән таныштылар, зур игътибар белән барс турындагы легенданы тыңладылар һәм Гербта сүрәтләнгән һәр символның мәгънәсен белделәр. Чара ахырында балалар викторина сорауларына җавап биреп кызыклы призлар белән бүләкләнделәр. Чарада 6 бала катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International