Питрәч районы Татар Тау Иле авылы фермасында рекордлы күләмдә сөт сава башлаганнар

2018 елның 14 июле, шимбә

Питрәч районының иң зур хуҗалыгында “Ак Барс Питрәч” ҖЧҖның Татар Тау Илендәге бүлекчәсендә эш барышы белән танышу өчен район хәбәрчеләре килде, дип яза җирле басма. 

Нәкъ бер ел элек, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов районыбызга килгән чакта, “Ак Барс Питрәч” ҖЧҖ генераль директоры Радик Зиннәтовтан:

– Хәзерге вакытта сезнең хуҗалыкта тулаем савым 26000 тоннадан артыграк, ә сез аны 30000 тоннага кадәр җиткерә аласызмы? – дип сораган иде. 
Шул чакта Радик Әсхәтович:

– Без бер елдан бу рекорд күрсәткечкә ирешергә ниятлибез, моның өчен бөтен көчебезне куячакбыз, бар осталыгыбызны файдаланачакбыз, моның өчен бездә барлык шартлар да бар, – дип җавап кайтарган иде.

"Акбарс"лылар сүзләрендә торды, алар бу җәйдә рекордлы күләмдә сөт сава башлаганнар.

– Безнең хуҗалыкта барлыгы 3880 баш мөгезле эре терлек бар, шуларның 1315е савым сыеры, – диде Татарстанның атказанган зоотехнигы, хуҗалыкның терлекчелек бүлеге идарәчесе Лидия Бердникова. – Татар Тау Иле бүлекчәсендә 773 савым сыеры бар, һәр сыердан көнлек савым 24 литр, ә хуҗалык буенча 22,4 литр. Безнең әле Белкинода да ферма бар. Бездә утыз сыер савучы, ә хуҗалыкта барлыгы 120 кеше эшли.

Бездә рекордсмен сыерлар бар, алар елына 10, 11, 12 меңәр килограмм кыйммәтле сөт продукциясе бирә. Мондый уңышның сере нидә дигән сорауга Лидия Николаевна болай дип җавап бирде:

– Беренче чиратта, бу кешелек факторы белән бәйле, бездә үз эшен белүче, тәҗрибәле терлекчеләр, үз эшенең осталары эшли. Мисал өчен республиканың атказанган терлекчесе Мария Трибис, аңа 64 яшь, шуңа да карамастан, яшьләр белән бертигез эшли, алай гына да түгел, аларга үзенең киңәшләрен бирә, тәҗрибәсе белән уртаклаша. Тагын бер остазыбыз турында әйтми калу мөмкин түгел, атказанган терлекче Нәзирә Әхмәтҗанова ул, аның тырышлыгы, эш сөючәнлеге күпләргә үрнәк булып тора. Яшь терлекчеләребез турында да яхшы яктан гына сөйләргә була. Унсигез яшьлек Денис Смирнов бездә бер ел сыер савучы булып эшли, ул хезмәттәшләреннән һич кенә дә калышмый, эшен яратып, намус белән башкара.

Тагын бер алыштыргысыз эшчебез бар, ул җитештерү буенча технолог Евгений Федоров. Женя кирәге чыкса, хәтта сыер савучыларны да, бозау караучыларны да алыштыра ала.

Бездә кешеләр бик яхшы. Алар эшләрен карышмыйча башкаралар, өмәләргә дә бергәләп чыгабыз. Азык хәзерләгән чорда эштә кунабыз дияргә дә була.

Уңышка ирешүнең тагын бер факторы – бу, әлбәттә инде, ашату технологиясе. Без савым сыерларын аерым асрыйбыз, бер типта көнгә өч тапкыр ашатабыз. Әлбәттә, көннәрнең кызу торуы савымнарда чагылыш тапмый калмады, хәзер исә күрсәткечләр кабат күтәрелде. Моның өчен бездә барлык шартлар да, мөмкинлекләр дә бар. Хуҗалык җитәкчелеге фермага көнгә берничә тапкыр килә, барысы белән дә кызыксынып тора, – диде Лидия Николаевна.

Гөлфия Фәйзрахманова да әлеге хуҗалыкта эшли, ул да районның алдынгы сыер савучыларының берсе. Фермада утыз өч ел эшли. Быел аны Сабантуйда бүләкләделәр.

– Әлбәттә, бу минем генә уңышым түгел, ә коллективның уңышы, мин инде берничә ел Илсияр Гайнуллина, Гөлсем Камалиева, Галия Шәймәрданова белән эшлим. Инженер-операторыбыз Фәрзи Гарипов турында әйтми калу мөмкин түгел, ул бик яхшы, тырыш хезмәткәр.

Чыннан да, монда искиткеч хезмәтчәннәр эшли, алар үз эшләрен беләләр һәм һәрвакыт эшләрен яхшыртырга тырышалар, яңа үрләргә омтылалар.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматлары буенча, бүгенге көндә районда тулаем савым 61901 тонна. Бер сыердан савым буенча “Ак Барс Питрәч” ҖЧҖ (22,4 килограмм), “А.З.Фәсхетдинов” КФХ – (16,7 килограмм,) “Е.Н.Золина” КФХ (15 килограмм) алда бара. Район буенча тәүлеклек савым 15,9 килограмм.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International