Республика җитәкчелеге һәркемне, хәленнән килгәнчә, “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит” хәйрия акциясенә өлеш кертергә чакыра. Хәйрия акциясе ишле һәм аз керемле яки әти-әнисе инвалид булган гаиләләрдә тәрбияләнүче укучы балаларны, шулай ук инвалид балаларны мәктәп өчен язу-сызу әсбаплары, кием-салым белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирә. – Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика предприятиеләре һәм оешма җитәкчелеген, гомумән, киң күңелле халкыбызны көчләреннән килгәнчә балаларга ярдәм итәргә өндәде. Берәүләрнең дәфтәр-каләмнәргә, икенчеләрнең яңа мәктәп формасы яки спорт киемнәре сатып алырга акчасы җитми. Балаларны сөендереп, хәйрия акциясенә һәркем үзеннән өлеш кертә ала, – дип искәртә Ләйлә Фазлыева. Моның өчен җирле муниципаль хакимияткә, социаль яклау хезмәтенә яки мәгариф бүлегенә мөрәҗәгать итәргә киңәш ителә. Районнар хәйрия акциясе кысаларында төрле чаралар оештыру нәтиҗәсендә аны җанландыруга ирешә.