Балтырган белән көрәшү дәвам итә

2018 елның 22 июле, якшәмбе

Менә инде ике ай дәвамында, һәр чәршәмбе көнне, Питрәч авыл җирлеге территориясендәге төрле оешмалардан ир-атлар балтырганга каршы көрәшкә чыгалар. Бу эшкә кешеләр генә түгел, махсус техника да җәлеп ителде. Балтырганны тракторлар чапты, әмма тагын бер проблема килеп туды. Эш шунда, теләсә нинди үсемлек кебек үк, балтырган да дымлы җирдә үсә, ә трактор бары тик тигез җирләрдә генә йөри ала, шуңа күрә, тауларда, чокырларда балтырганны юк итү эше бары тик кулдан гына башкарыла.

Өмәләрдә куркынычсызлык турында да онытмыйлар, эшкә керешер алдыннан, һичшиксез, сөйләшү үткәрелә, аларда саклык чаралары аңлатыла.

- Хәзерге вакытта без Шихазда, Шигали һәм Питрәч авыл җирлеге, Сула елгасы яр буйларында балтырганны юкка чыгару белән шөгыльләнәбез, - диде Питрәч авыл җирлеге башлыгы Али Рафиков. – Мондый өмәләрдә күрше оешма хезмәткәрләре генә түгел, авылда яшәүчеләрнең дә катнашуын теләр идек.

Балтырган – территория буенча бик тиз тарала торган үсемлек. Әгәр аңа каршы көрәш алып бармасаң, ул тиз арада сезнең бакчага да кереп җитәчәк.

Питрәчлеләрне үз участокларында әлеге чүп үләненең үсүенә юл куймаска чакырабыз.

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы инде моңа кагылышлы закон проекты да төзегән, аның нигезендә участоклардагы балтырганга бер миллион сумга кадәр штраф салыначак, дип яза кайбер мәгълүмат чаралары. Хөкүмәт әлеге закон проектын 2018 елның ахырына кадәр кабул итәргә ниятли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International