Кош гриппы безнең чикләргә дә килеп җитте

2018 елның 22 июле, якшәмбе

Мондый киеренке эпизоотик хәл безнең район территориясенә кош гриппы вирусын керү мөмкинлеге чиктән тыш зур булу турында сөйли. Шул уңайдан районда гадәттән тыш хәлләр комиссиясенең чираттан тыш утырышы үтте.

Авыл җирлеге башлыкларына шәхси йорт хуҗалыкларына тикшерүләр үткәрергә, йорт кошлары санын билгеләргә һәмкешеләрне йорт кошларының вирус йоктыру куркынычы булуы турында кисәтергә куштылар.

Район территориясенә куркыныч авыруның үтеп керүе һәм таралуына юл куймас өчен Питрәч ветеринария берләшмәсе кош гриппы ачыкланган регионнардан барлык төр хайваннарны, шул исәптән кошларны, терлек һәм үсемлек продуктларын һәм азыкларны, инвентарь һәм башка матди-техник средстволар алып кайтмаска киңәш итә.

Йорт кошын башка кошлар белән элемтә булмаган шартларда тотарга кирәк. Кошлар азыгын аерым урыннарда сакларга кирәк.

Кошларны еш юылырга мөмкин махсус өс һәм аяк киемендә карарга кирәк. Ризык буларак бары тик термик яктан дөрес эшкәртелгән продукцияне генә кулланырга рөхсәт ителә. Мондый эшкәртүдән соң, вирус үлә, мисал өчен, каты пешкән йомырканы курыкмыйча ашарга ярый. Шулай да, вирус авыру кош белән элемтәдә булган кешеләр өчен куркыныч була ала.

Кош гриппы тышкы билгеләрсез узарга, кошларның үлеменә китерергә мөмкин. Авыру кошлар, ашкайнату, сулыш органнарызарарланып, үлә. Күчмә кошлар вирусның табигый резервуары булып тора. Кыргый кошлар, йортныкына караганда, әлегевируска чыдамрак.

Инфекция, кош тизәге аша чыгып, һава-тамчы юлы аша йога. Инкубация чоры 20-30 сәгатьтән алып , ике тәүлеккә кадәр дәвамитә. Авыру кош йомырка сирәк сала, ашамый, сусый. Аның йон-каурыйлары тузгый, кикрикләренең төсе үзгәрә, борынтишекләре томалана, сулавы ешая, тән температурасы 43-44 градус була.

Татарстан Министрлар Кабинеты төп ветеринария идарәсе тере кошлар хәрәкәтен чикли торган карар кабул итте.

- Безнең районда кошчылык хуҗалыклары күп, иң беренче чиратта, без шәхси ярдәмче хуҗалыкларда авыру барлыкка килүдән сакланабыз, чөнки кошчылык фабрикасында инде барлык төр саклык чаралары кабул ителде һәм даими элемтә бар. Ә тавык, үрдәк һәм каз асраучы һәрбер кеше белән элемтәдә тору кыен. Шуңа күрә авыл җирлекләре башлыкларына ярдәм сорап мөрәҗәгать итәбез, - диде район ветеринария берләшмәсе башлыгы Фәнзил Мөхәммәтҗанов.

- Авыру барлыкка килү бөтен район эшчәнлеге өчен начар нәтиҗәләргә китерергә мөмкин, - дип билгеләп үтте район башлыгы Илһам Кашапов.

Кош авыру очраклары, кырларда, урманнарда кыргый кошлар үлеменә юлыкканда, йорт кошында авыру билгеләре булганда, 3-12-54 телефон номеры буенча, кичекмәстән, Питрәч районы ветеринария хезмәтенә хәбәр итәргә кирәк

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International