Күп кенә авылларда чишмәләр – су алу, ял итү һәм хәтта таныш-белешләрне очратып, яңалыклар белән уртаклашу урыны да булып тора. Узган ел без Питрәчтә Олимпия поселогында яшәүчеләр инициативасы турында язган идек, алар үз көчләре белән җирле чишмәне тәртипкә китергәннәр иде – беседка урнаштырганнар, чишмәгә төшү юлын рәтләгәннәр, һәм бүген дә үзләре аннан рәхәтләнеп файдалана.
Ә бүген тагын бер яхшы башлангыч турында язып үтәсебез килә. Шәлеләр тагын бер чишмәне төзекләндергән.
Зур Шәле авылында һәм аның тирәсендә чишмәләр бик күп, аларның кайберләреннән сулары тәмле һәм шифалы булганга халык яратып файдалана. Шәле - Саескан тавы юлы янындагы чишмә – иң чиста чишмәләрнең берсе дип исәпли питрәчлеләр. Анда су суүткәргечләрдәгедән күпкә йомшаграк. Шуңа күрә питрәчлеләр су алырга монда килә дә инде. Әлеге чишмә янына шоферлар, аеруча ерак юлга йөрүчеләр, сусауларын басу өчен су алырга тукталалар. Әмма ул табигать көйсезлекләреннән сакланмаган иде. Кышын аны кар каплап киткән, язын-көзен анда бару кыен булган, ә бит су ел әйләнәсе кирәк. Шуңа күрә авыл халкы яраткан чишмәләрен рәтләргә булган. Бу изге эшкә күп кенә шәлеләр кушылды, кемдер акчалата ярдәм итә, кемдер чишмәне төзекләндерүдә катнаша. Кирәкле сумманы җыялар һәм металл профильдән беседка корып кую өчен материаллар сатып алалар. Һәм менә шушы көннәрдә аны урнаштырып та куйганнар, су алырга уңайлы булырлык итеп идәнен дә җәйгәннәр. Шушы араларда чишмәгә төшәргә җайлы булсын өчен баскыч эшләп куярга җыеналар. Һичшиксез, чишмәгә йөрүчеләр әлеге изге эшне башкаручыларга рәхмәтләр генә укыячак.
Чишмәләрне башка авылларда да кайгырталар. Керәшен Сәрдәсендә яшәүчеләр дә авылларындагы чишмә янында зур өмә үткәрде. Бу урында һәр елны керәшен халкының ”Корман боткасы” пешерү йоласын үткәрәләр. Ел саен июльнең икенче яртысында авылда бу йоланы оештыралар, башта һәр йорттан ботка пешерү өчен кирәкле әйберләрне җыялар, ә аннары ботка пешерәләр һәм бергә җыелып ашыйлар. Чишмәне дә алар авыл халкы белән бергәләп тәртипкә китергән.
Ә Күндә яшәүче Алмаз Идрисов авылдашларын бик яхшы һәм кирәкле эше белән куандырган – ул авыл коесына илтүче күперне рәткә китергән. Күн халкы әлеге кое суын яратып файдалана. Ул үз акчаларына кирәкле материаллар алган, аннары үзе барысын да ремонтлаган – тузган такталарны алыштырган, металл рәшәткәләр урнаштырган. Хәзер аннан суга йөрүе бик уңайлы һәм куркыныч түгел. Ә инде коены төзекләндерү белән авыл җирлеге җитәкчелеге шөгыльләнәчәк.
– Без авыл җыеннарында бу мәсьәлә буенча сөйләштек инде, – дип билгеләп үтте Күн авыл җирлеге башлыгы Рифкать Баһауов. – Кайбер эшләрне үзара салым акчаларына башкарачакбыз, кайберсен үз көчебез белән. Авыл халкына да зур рәхмәт, алар бик актив, битарафлык күрсәтмиләр. Шулай булгач, без бергәләп авылдагы барлык су чыганакларын һәм аларга бару юлларын тәртипкә китереп бетерәчәкбез.