Татар Тау Илендә эш сөючән, спорт яратучан яшьләр яши

2018 елның 15 августы, чәршәмбе

– Быел үлән мул булды, – диде “Ак Барс Питрәч” ҖЧҖ агрономы Айрат Миңнуллин, – шуңа күрә безнең хуҗалыкның азык базалары көн саен тулылана гына бара. Тиздән күпьеллык үләнне икенче тапкыр чабарга керешәчәкбез. Әлегә салам хәзерләү белән шөгыльләнәбез. Мең тоннадан артыграк салам әзерләдек инде. Мөмкинлек булганда азыкны запас белән әзерләргә тырышабыз. Безнең терлекләр кышын тук булыр, дип өметләнәбез.
Чынлыкта исә, хуҗалык кырларында һәр җирдә кызу эш бара, эш яхшы оештырылган, һәркем үз эшен яхшы белә. Шуңа да монда бик яхшы күрсәткечләргә ирешәләр.
Татар Тау Иле авылы артындагы кырда уҗым культуралары шаулап үскән иде, хәзер анда салам җыюда ике МТЗ–1221 тракторы эшли. Алардан соң прессланган 300–400 килограммлы зур түкләр кала. Тиздән монда киләсе уңыш өчен җир эшкәртүгә куәтле тракторлар киләчәк. Әлегә саламны җыеп бетерәсе бар. Трактор рульләре артында районның алдынгы механизаторлары Айдар Камалиев һәм Илшат Әхмәтов. Аларга бу кырлар балачактан ук яхшы таныш.
– Без иртәнге сәгать биштән кырда инде, тракторларга ягулык салабыз, техника торышын тикшерәбез дә, эшкә керешәбез – диде Айдар. - Әйтергә кирәк, без иртә таңнан караңгы төнгә кадәр эшлибез.
Көнгә без уртача алганда, 250шәр печән түген пресслыйбыз, салам яхшы сыйфатлы, шуңа күрә эшләр дә тулы куәткә бара. Мин үзем механизаторлар династиясеннән, әтиебез Әюп Хәйретдин улы, абыем Илдар белән мине кечкенәдән эшкә өйрәтте. Ул гомере буе механизатор булып эшләде, һәм без дә аның юлыннан киттек. Машина йөртү таныклыгын мин ПЛ-93тә, Ленино-Кокушкинода алдым, армиядә хезмәт иткәннән соң, туган авылыма кайттым һәм МТЗ-82 тракторында эшли башладым.
Аның хезмәттәше Илшат Әхмәтов трактор йөртүче таныклыгын армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң алган. Аңа хәзер 28 яшь, бу елларның яртысыннан күп өлешен ул техникада эшләп үткәргән инде. Элегрәк ул әтисе һәм абыйсында комбайнчы ярдәмчесе булып эшли, һәм менә инде җиде ел трактор руле артында. Илшат инде кыр батыры булып та танылды һәм Сабантуй бәйрәмендә район җитәкчелеге аңа хезмәт казанышлары өчен кыйммәтле бүләк тапшырды.
- Минем Маһиҗамал әбием дә, әтием Әсхәт Ибраһим улы да тракторчы булып эшләде. Шул рәвешле, абыем Илфат белән миндә техникага карата мәхәббәт уянды да инде. Сүз уңаеннан, Илфат шулай ук алдынгы комбайнчы булып санала. Без, механизаторлар өчен, авыл хуҗалыгында һәрвакыт эш бар, әгәр җәен без кырларда булсак, кышын исә, нигездә, фермада, азык таратуда эшлибез.
Әйе, безгә авыл кырларының һәр ызаны таныш, шулай да, мондагы табигатьнең матурлыгына ел саен яңадан гашыйк буласың, - дип сөйләде Илшат, кыска гына тәнәфес вакытында.
Өйдә аны хатыны Гөлинә, ике яшьлек улы Әмирхан һәм кечкенә кызы Зөләйха көтә, ул аларга да зур игътибар күрсәтә. Эше күп булуга да карамастан, Илшат яраткан шөгыленә дә вакыт таба, ул бик тә футбол уйнарга ярата, авыл командасы составында район чемпионы булып та санала. Менә шундый эш сөючән һәм спорт яратучан яшьләр эшли һәм яши Татар Тау Илендә.

Район буенча барлыгы 16429 тонна печән, 3853 тонна салам, 31386 тонна сенаж, 87,8 тонна яфрак азык һәм 150 тонна үлән оны әзерләнгән. Азык хәзерләүдә “Ак Барс Питрәч” ҖЧҖ, “Рацин Шәле” ҖЧҖ, “Гаврилов исемендәге агрофирма” ҖЧҖ хуҗалыклары алда бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International