Чисталыкта һәм тәртиптә яшәргә өйрәнәбез

2018 елның 15 августы, чәршәмбе

Без инде торак пунктларда мондый кагыйдә бозуларны ачыклаучы административ-техник инспекция турында язган идек. Бу эш хәзер дә дәвам итә, бу юлы комиссия Шихазда авылында төзекләндерү кагыйдәләрнең үтәлешен тикшерде.
Башка авыл җирлекләрендәге кебек үк, Шихазда авылында да үз йортлары янында тәртип салуны кирәк дип санамаган кешеләр бар. Һәм бу эшне чит ярдәмнән башка башкара алмаучы ялгыз кешеләр дә юк түгел икән.
- Бу авылда без башка авыл җирлекләрендә дә булган кагыйдә бозуларны ачыкладык. Мисал өчен, Үзәк урамындагы йорт: биредә участоктан читтә ташландык техника да, печән дә, төзелеш материаллары да урын алган. Йорт хуҗасы мөстәкыйль рәвештә эшне башкара алмый торган өлкән яшьтәге хатын-кыз булып чыкты. Без аңа кисәтү ясадык һәм бу төзелеш материалларын алып кайткан оныкларына территорияне бер ай эчендә тәртипкә салырга куштык, - ди административ-техник инспекция башлыгы Виктор Питеркин.
Әгәр төзелеш материалларын урнаштырырга урын булмаса, авыл советыннан төзелеш чорында аларны саклау өчен рөхсәт алырга мөмкин, бу бушлай бирелә.
Барлык күрсәтмәләр һәм беркетмәләр комиссия утырышында карала. Исегезгә төшерәбез, төзекләндерү кагыйдәләрен үтәмәгән өчен ике мең сумга кадәр штраф каралган. Кагыйдәләрне кабат бозган очракта, штраф артачак. Кызганыч, кайбер питрәчлеләргә ялкаулыклары өчен инде штраф салынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International