Россия флагы көнен билгеләп үттеләр

2018 елның 22 августы, чәршәмбе

Бүген илебез Россия флагы көнен билгеләп үтте.

Һәр ел саен 22 август - Россия Дәүләт флагы көне дип билгеләп үтелә. Әлеге көн бер яктан истәлекле булса, икенче яктан ватандашларыбыз алдында горурлык хисләре уята. Бәйрәм уңаеннан, Питрәч Бердәм Россия партиясенең Яшь Гвардия активистлары  бүген "Минем Россия" дигән акция  үткәрделәр. Балалар Рәсәйнең флагы һәм аның төсләренең нәрсәне аңлатканлыгы турында әңгәмә тыңладылар, аннары флагны рәсемгә төшерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International