Татарстан Республикасы Көне кысаларында, 2006 елгы малайлар арасында, Питрәч боз саренда хоккей буенча турнир бара. Приз өчен 6 команда көрәшә. Турнирны "Ак барс" (Казан) һәм "Сарматы" (Оренбург) командалары ачты, бу уенда казанлылар 9:3 исәбе белән җиңде. Аннары бозга "Пестрецы" һәм "Ягуар" (Кукмара) командалары чыкты. Беренче период 2:2 исәбендә төгәлләнде, икенчедә исә питрәчлеләр инициативаны үз кулларына алдылар һәм 8:3 исәбендә җиңделәр. Безнең команданың һөҗүмчесе Илья Антонов бу уенда дүрт алка кертте. Кызганыч, "Сарматы" командасына каршы уенда безнекеләр киеренке көрәштә 4:5 исәбенә оттырдылар.
Турнирда "Ак барс" лидер булып бара, аның исәбендә тугыз очко, икенче урында "Сарматы" - 6 очко, "Орлан" (Стәрлетамак, Башкортстан) - 4 очко, Питрәч командасының исәбендә әлегә 3 очко.